World News

Мошенниклар Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова исеменнән ялган аккаунт ясаган

Мошенниклар Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусованың ялган Telegram-аккаунтын ясаган. Ул «Шәһәрләр мирасы» Telegram-каналында шулай дип яза.

«Җинаятьчеләр Телеграмда минем аккаунтның игезәген ясаган. Аның белән очрашкач, җинаятьченең аккаунтын блокировкалауны сорыйм. Анда ВКонтактедан минем иске фото һәм шуннан ук минем статус алынган. Әмма ул мин түгел», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк Telegram мессенджерын кулланучыларга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров исеменнән ялган хәбәрләр килүе хакында хәбәр иткән идек. Ул чагында министр игътибарлы булырга һәм җинаятьчеләр белән диалогка кермәскә киңәш итте.

Читайте на сайте