World News

Татарстанда махсус операциядә катнашучы җиде кеше ятим бала буларак торак алган

Узган ел Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ятим балалар арасыннан булган җиде кеше торак алган. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 55нче утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны торак белән тәэмин итү безнең эштә мөһим урынны били. Узган ел бу категориядәге 762 кеше торак белән тәэмин ителде», - диде министр.

Һадиуллин әйтүенчә, 2023 елда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше дәвам иткән. Ул әлеге категориядәге 191 вәкилнең аерым квота буенча югары уку йортларына керүен билгеләп үтте.

Читайте на 123ru.net