World News

Чирмешән районында уракка 87 комбайн чыга

Чирмешән районында уракка 87 комбайн чыгачак. Аларның 95 проценты әзер, барысы да механизаторлар белән комплектланган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Быел да, үткән елда да районда яңа комбайннар сатып алучы хуҗалыклар булмаган. Иң яшь техникалар өченче сезонга чыга, алар «БИО-АГРО» җәмгыятендә һәм «Тепсуркаев В. Ә.» крестян-фермер хуҗалыгында. «Ильхан» җәмгыятенең яңа комбайны дүртенче ел урагына чыга. Комбайннарның 20 проценты инде ун сезон эшләгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бу атнада хуҗалыклар игеннәрне җыеп алуга керешәчәк дип хәбәр итте.

Читайте на 123ru.net