World News

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа Питрау традициягә кереп бара

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа Питрау традициягә кереп бара

«Татмедиа» каршындагы скверда өченче тапкыр Медиа Питрау үткәрелә. «Туганайлар» газетасы керәшеннәрнең милли бәйрәме булган Питрауга шәһәр кунакларын һәм журналистларны җыйды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Медиа Питрауның традициягә әйләнеп баруын әйтте.

«Бу бәйрәм традициягә кереп килә. Елдан ел кеше дә күбәя, «Туганайлар»ның укучылары да шулай артып килер. Бу бик матур бәйрәм. Киләчәктә дә бергә оештырырга, бергә ял итәргә язсын. Бәйрәм белән барыгызны да», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Медиа Питрауда керәшен сые, фотога төшәр өчен фотозона тәкъдим ителгән иде. Шулай ук, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Римма Никитина, Алина Давыдова чыгыш ясады.

«Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина бәйрәмгә килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

«Безнең Медиа Питрауга килгәнегез өчен рәхмәт. «Туганайлар» газетасы 20 елдан артык чыга. Ул керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, мәдәниятен күрсәтә, халыкка тарата. Бер генә язылучыбызны да югалтмыйча, сезнең белән бәйрәм оештырубызга шатбыз», – диде Юлия Губина.

«Татмедиа» скверында милли бәйрәмнәр узып тора, Медиа Питрау да шуларның берсе. Бу турыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков да билгеләп үтте.

«Айдар Сәлимгәрәев безгә «Татмедиа» каршындагы шушы бәйрәмне җанландыру бурычын куйды. Узган атнада монда «Шәһри Казан» Сабантуй үткәргән иде, бүген – Медиа Питрау, атна ахырында Медиа Уяв була. Көн дә бәйрәм. Һәрвакытта да безнең белән булыгыз, безгә кунакка килегез. Бергә булыйк», – диде ул.

Читайте на 123ru.net