World News

Татарстан халкы быелдан «ВКонтакте» аша табибка языла алачак

Быелдан «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан халкы өчен яңа сервислар эшли башлаячак. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин раслады.

«Берничә сервис инде эшли. Мәсәлән, штраф түләргә яки хәбәр алырга була. Табибка, балалар бакчасына язылу кебек яңа сервислар план буенча быелдан эшли башлаячак. Августтан башлап яңа сервисларны кертәчәкбез», - дип җавап бирде Начвин «Татар-информ» соравына.

Хәзерге вакытта Татарстан кулланучылары «ВКонтакте» сервис хәбәрләре аша Дәүләт автоинспекциясе салган штрафлары бармы-юкмы икәнен белә һәм аларны түли ала.

Быел әлеге хезмәтләргә табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру һәм хәбәрләр алу буенча онлайн-сервислар өстәләчәк.

Читайте на 123ru.net