World News

Чернышенко: «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты талантларны үстерүгә юнәлдереләчәк

Чернышенко: «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты талантларны үстерүгә юнәлдереләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге стратегик сессиядә «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектына керәчәк төп чаралар турында фикер алыштылар. Чараның нәтиҗәләренә РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аңлатма бирде, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

«Россия Президенты Владимир Путин илкүләм максат куйды — һәр кешенең потенциалын тормышка ашырырга, аның талантларын үстерергә, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләргә. Илкүләм проектның инструментлары шул максатка ирешүгә юнәлдерелгән», - дип аңлатты вице-премьер.

«Аны (илкүләм проектны – Т-и иск.) әзерләгәндә без гражданнарның кире элемтәсенә – социологик сораштырулар, дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителгән бәяләмә һәм тәкъдимнәргә таяндык», - диде Чернышенко.

Түрә әйтүенчә, илкүләм проект киң аудиториягә – барлык яшьтәге балалар һәм яшьләргә юнәлдерелгән.

«2030 елга Россиядә 35 меңнән артык мәктәп яңартылачак, шул рәвешле 6 миллион укучы өчен уңайлы шартлар тудырылачак. 800 меңгә якын студент һәм яшь галим һөнәри үсеш программаларына җәлеп ителәчәк. Шулай ук яшьләр өчен киң мәгариф үзәкләре челтәрен ачачакбыз, аларның программаларында ел саен 160 меңнән дә ким булмаган кеше катнаша алачак», — дип белдерде Дмитрий Чернышенко.

Илебезнең фән һәм мәгариф өлкәсенә башка илләрдән талантлы студентларны җәлеп итү күздә тотыла. Бу якынча 500 мең кеше булачак. Йөз алдынгы инженерлык мәктәбе югары квалификацияле инженерлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Читайте на 123ru.net