World News

Түбән Новгород өлкәсендә Хәтер көне уздырылды

Узган атна ахырында Түбән Новгород өлкәсендәге «Шәһидләр кабере» мемориаль комплексы янында репрессия корбаннарын искә алу чарасы уздырылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Һәйкәл өлкәнең Пошатово белән Семеновка авыллары арасында урнашкан. 1919 елның гыйнварында ике авылның кешеләре рәхимсез рәвештә атып үтерелгән. Алар арасында дин әһелләре дә булган. Нахакка гаепләнеп, атылган кардәшләребез шул җирдә дәфен кылынган дип исәпләнелә.

Гаепсез корбаннар истәлегенә 1999 елда хәйрияче Фәиз Гыйльманов һәйкәл төзеттергән. Биредә 14 ел рәттән Хәтер көне чарасы үткәрелә. Пошатово белән Семеновка авылларының һәр мәхәлләсе тәкъбирләр әйтеп килеп, һәйкәл янында очраша һәм Коръән аятьләрен укып, дога кыла.

Чарада РФ мөселманнары диния идарәсе һәм өлкә мөхтәсибәте вәкилләре дә катнашты. Чыгышларда хәтерне саклау һәм киләчәк буыннарга ирештерүнең мөһимлеге турында әйтелде.

Икенче көнне Мәдәнә авылындагы «Рәшидә» мәчетенең 30 еллыгы билгеләп үтелде, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net