World News

Татарстанда «Спорт – яшәү нормасы» программасы буенча 54 спорт объекты төзелгән

Татарстанда «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль программасы буенча 2019 елдан бирле төрле форматтагы 54 спорт объекты төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Футбол мәйданчыгы, ГТО нормаларын үтәү өчен мәйданчыклар, спорт-сәламәтләндерү комплекслары, боз сарайлары, ябык бассейннар барлыкка килде. Программа кысаларында шактый күп спорт корылмалары төзелде», — дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, Хөсәенов сүзләренчә, программа ярдәмендә республиканың спорт мәктәпләре өчен инвентарь һәм җиһазлар сатып алу мөмкин булган. 2019 елдан бирле бу максатларга 182 миллион сум юнәлтелгән.

Спорт министры урынбасары күп кенә спорт корылмалары «Бизнес-спринт» («Мин спортны сайлыйм») федераль проекты буенча төзелә, дип өстәде. «Универсиада авылы территориясендә модульле спорт залы, дүрт «акыллы» спорт мәйданчыгы һәм фиджитал-үзәк ачылды», - диде ул.

Татарстанда спорт объектлары шулай ук дәүләт-хосусый партнерлыгы кысаларында төзелә. «2023-2024 елларда инвестор белән Чаллы һәм Әлмәттә ике объект булдырдык. Хәзер мондый объектлар Яшел Үзән һәм Казанда төзеләчәк. Быел Чаллыдагы яңа проектны 2027 елга кадәр финанслау өчен РФ Спорт министрлыгында сайлап алу уздык», — дип билгеләп үтте Хөсәенов.

Хәзерге вакытта Татарстанда 11,8 меңнән артык спорт корылмасы эшли, алар берьюлы 327,4 меңнән артык кешене кабул итә ала.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Читайте на 123ru.net