World News

Казан табибы җәен эчәк инфекциясеннән саклану өчен киңәш бирде

Казан табибы җәен эчәк инфекциясеннән саклану өчен киңәш бирде

Эссе һава торышы булганда эчәк инфекциясен йоктыру куркынычы салкынча көннәрдәгегә караганда күбрәк. Казанның 18 нче хастаханәсе инфекционисты Регина Улитина авырып китмәс өчен киңәшләр бирде. Бу хакта «Казанские ведомости» басмасы яза.

«Эчәк инфекцияләренең ничек йогуы бөтен кешегә дә билгеле: пычрак куллар һәм сыйфатсыз ризык. Ризык әзерләү, савыт-саба, азык-төлекне юу өчен пычранган су куллану да инфекция чыганагы була ала», – дип сөйләгән табиб.

Табиб кулларны ешрак юарга киңәш итә. Бигрәк тә бакчада һәм ихатада туфрак белән эшләгәндә кулларны еш юарга кирәк.

«Бу инфекциядән саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы, тик күпләр аны онытып җибәрә. Азык-төлекнең, беренче чиратта тиз бозыла торган ризыкларның ничек саклануына да аерым игътибар бирергә кирәк», – диде белгеч.

Ул чи ризыкларны һәм кайнар температурада эшкәртү таләп итми торган ризыкларны суыткычның төрле киштәләрендә сакларга киңәш итә.

«Итне колбаса, сыр янында сакларга ярамый. Җиләк-җимешләрне дә аерым киштәгә куегыз. Ризыкларны төрле киштәдә саклау кагыйдәсен һәрвакыт үтәргә кирәк», – диде табиб.

Шулай ук белгеч, урамда сатучылардан кайнатма, консервалар, гөмбә, кипкән балык, йорт колбасасы, ит һәм башка азык-төлек сатып алмаска киңәш итә.

«Хәзер кышлыкка яшелчә, җиләк-җимештән төрле ризык әзерләү сезоны. Базарда бәя арзанрак, тик моның сыйфатлы товар булуына беркем дә гарантия бирә алмый. Бу бик куркыныч. Болай итеп үзегезнең генә түгел, ә тулаем гаиләгезнең сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куясыз. Әйе, 100 сум акчаны янга калдырырга була, әмма соңыннан агуланып, дәвалануга, даруларга меңләгән сум акча туздырырга мөмкинсез», – диде ул.

Читайте на 123ru.net