World News

Казанда «Минем тавыш» форумы узды

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан Казан Кремлендә «Минем тавыш» форумы узды. Монда экспертлар гражданнарның сайлау кампаниясенә бәйле сорауларына туры эфирда җавап бирде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Минем тавыш» форумы – шәп чара. Монда беренчеләрдән булып хакимиятнең, тавыш бирү процессын оештыручыларның һәм гражданнарның туры диалогы формасы табылды. Сайлаулар халык өчен сайлау участогына бару белән генә чикләнүдән туктый, гражданнар сайлау комиссиясенә һәм экспертларга теләсә нинди сорау бирә, тавышлары чынлап та исәпкә алынсын өчен нишләргә икәнен ачыклый ала», – дип сөйләде Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов. Ул эксперт буларак чыгыш ясады.

Парламентарий сүзләренчә, сайлаулар – гражданин белән хакимият диалогының иң югары формасы. Әгәр кешеләр үзләренең тавышы исәпкә алына дип ышана икән, кабул ителгән карарларга да ышаныч арта.

«Сайлау нәтиҗәләренә ихтирам – без омтылырга тиешле иң мөһим нәрсә», дип йомгаклады депутат.

Экспертлар арасында Морозовтан тыш, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәяси консультант Владимир Кутилов һәм башкалар да бар иде. Алар сәгать ярым дәвамында тамашачыларның башка сорауларына җавап бирде. Бу сораулар гомумән сайлау системасына, аның ачык булуына һәм эш ысулларына, алда торган Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә дә кагылды.

«Бу форумны уздыру традициясе коммуникация чаралары җитмәгән пандемия [коронавирус] чорына барып тоташа. Мондый мәйданчык сайлаучыларны ишетү, алар өчен ачык булу һәм сайлауларның нәтиҗәсен раслау өчен булдырылды. Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килгәндә исә, без тәкъдим итү чорын тәмамладык һәм теркәүгә күчтек», – дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга барлыгы 427 кандидат теркәлгән, алар арасыннан 179 кандидат бердәм округ буенча һәм 249е бер мандатлы округ буенча, дип аңлатты ул.

Читайте на 123ru.net