World News

Татарстанда төзелә торган «Тукай» индустриаль паркына 18 резидент җәлеп ителгән

Татарстанда төзелә торган «Тукай» индустриаль паркына 18 резидент җәлеп ителгән

Тукай районында «Тукай» индустриаль паркы проекты тормышка ашырыла. Аңа бәйле мәсьәләләр буенча бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм проект җитәкчесе Регина Хөсәенова фикер алышты. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерү комплексының беренче чираты 40 гектар мәйданда төзелә. Мәйданчыкның 70кә кадәр резиденты булыр дип көтелә һәм аларның 18е җәлеп ителгән инде. Алар өчен 0,5 гектар мәйданда турыпочмак формасындагы участоклар тәкъдим ителәчәк.

Индустриаль паркның өстенлекләре арасында – М7, М5 һәм Р239 трассаларына чыгу юлы. Ул «Чаллы – Зәй – Әлмәт» юлы белән чиктәш һәм үзенең тимер юллары да бар.

Комплекс территориясендә җитештерү объектлары, мультиформатта җитештерү-склад комплекслар, логистик үзәкләр, мультитемпературалы А класслы складлар, суыткыч складлар, Әлмәт шоссесының беренче линиясендә коммерцияле объектлар эшләячәк.

Читайте на 123ru.net