World News

Уфаның 450 еллыгына багышланган «Көз романтикасы» фестивале була

Август ахырында Уфада «Көз романтикасы» II классик музыка фестивале була. Ул 22-24 августта Совет мәйданында була һәм Уфаның 450 еллыгына багышлана. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанның Дәүләт оркестры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 22 августта фестиваль ачылышында Башкортстанның халык артисты, баш режиссер Дмитрий Крюков җитәкчелегендә Башкортстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры, Россиянең халык артисты, пианист Денис Мацуев һәм танылган баслар – Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков һәм Россиянең атказанган, Башкорстанның халык артисты Аскар Абдразаков чыгыш ясый.

Фестивальнең икенче көнендә дирижер Камолиддин Уринбаев җитәкчелегендә Үзбәкстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, солистлар: Бегисбай Темирбаев (тенор), Хурсандбек Атамуратов (баритон), Маман Жумабаев (баритон), Отемис Джуманиязов (тенор), Женисбек Пиязов (бас-баритон) чыгыш ясаячак.

Фестивальнең ябылу тантанасына Евгений Светлаков исемендәге Россия Дәүләт академия симфоник оркестры киләчәк. Оркестр белән Дмитрий Крюков дирижерлык итәчәк.

Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәме белән уздырыла, керү ирекле.

Читайте на 123ru.net