World News

Актанышта журналист, язучы Фәйрүзә Мөслимованы искә алганнар

Актанышта журналист, язучы Фәйрүзә Мөслимованы искә алганнар

Актаныш районы Иске Кормаш авылында журналист, язучы, прозаик, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимованы искә алу кичәсе узды. Фәйрүзә Мөслимова турындагы якты хатирәләрне барларга Иске Кормашка Казан, Чаллы шәһәрләреннән язучы, журналистлар кайткан. Шулай ук Актанышның каләм осталары кичәнең дәрәҗәле кунаклары булды, дип хәбәр ителә Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында.

Искә алу кичәсе Фәйрүзә Мөслимованың «Перә» хикәясеннән өзек белән башланды. Якташыбызның шигырьләре белән беррәттән проза әсәрләре дә яратып укыла. Шуларның берсе булган «Перә»не Иске Кормаш мәдәният йорты сәнгатькәрләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштерде, диелә хәбәрдә.

Чараны оештыручыларның берсе һәм алып баручы Иске Кормаш китапханә мөдире Гөлсәрия Нәгыймова Фәйрүзә Мөслимованың иҗаты, биографиясе белән таныштырганнан соң сүзне кунакларга бирде. Фәйрүзә Мөслимованың иҗат юлында беренче укытучысы Тәгъзимә Мөхәммәтдинова булса, икенче остазы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Әмирҗан Моталлапов.

Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов Фәйрүзә Мөслимованың шигъриятенең үтә дә көчле булуын, әмма әлегәчә лаеклы бәяләнмәвен билгеләп үтте. «Фәйрүзә Мөслимова – татар шигъриятенең анасы ул», – диде Илфак Ибраһимов.

Авыр хәлдә калган шагыйрә Роза Хәлиуллинаны да соңгы көннәренәчә Фәйрүзә Мөслимова тәрбияли. Гомумән, сәхнәгә күтәрелгән һәркем Фәйрүзә Мөслимованың шәфкатьле, миһербанлылыгын телгә алды. Бигрәк тә «Казан утлары» журналы хезмәткәре, язучы Гөлзада Бәйрәмова, «Ялкын» журналында бергә эшләгән дусты, шагыйрә, журналист Эльмира Закирова Фәйрүзә ханым турында бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсенең шигырьләрен укып анализлау, яңадан-яңа иҗади уңышларга рухландыру белән бергә, көнкүрештә дә шагыйрәнең уңган-булганлыгына соклануларын белдерделәр.

Әйе, олы йөрәкле, шигъри күңелле якташыбыз бик күп иҗат әһелләренең шәхес булып формалашуында зур роль уйный. «Ялкын» журналында эшләгәндә, «Иделем акчарлагы», «Рухият» фонды һәм башка конкурсларда жюри әгъзасы булганда республиканың талантлы балаларын вакытында күреп алып, туры юл күрсәтә, алар хәзер хәзерге татар әдәбиятының әйдәп баручы шагыйрь-язучылары.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы төбәге идарәсе рәисе Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, күпсанлы әдәби премияләр иясе, шагыйрә, прозаик Әлфия Ситдикова Фәйрүзә Мөслимова белән бергә иҗади командировкага йөрүләре, ул очраган кызыклы вакыйгаларны бәян иткәндә якташыбызның шәхесе тагын да матур бизәкләр белән ачылды.

Әгәр исән булса, Фәйрүзә Мөслимовага 9 июльдә 70 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул коронавирус авыруын җиңә алмый. Якты дөньядан китсә дә, туган авылы Иске Балтачта, Иске Кормашта аны онытмыйлар. Сәхнәдә шагыйрәнең җырлары, шигырьләрен мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре бер-бер артлы башкарып тордылар.

Фәйрүзә Әсгать кызы тамашачыларга үзе дә экраннан эндәшеп шигырьләр укыды, видеоязмаларга карап якыннары аны дога белән искә алды. Кичәдә мәрхүмәнең улы Илдар Сәгъдәтшин, туганнары да катнашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net