World News

Татарстан мөфтие Менделеевск шәһәрендә урнашкан 10нчы төзәтү колониясендә булды

Татарстан мөфтие Менделеевск шәһәрендә урнашкан 10нчы төзәтү колониясендә булды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул 10нчы төзәтү колониясендә булды һәм колония җитәкчесе Илдар Минәхмәтов белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дин тотучылар белән эшне оештыру буенча җитәкче ярдәмчесе Альберт Шәмсунов, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм башкалар катнашты. Җитәкчеләр агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

Аннары Камил хәзрәт 10нчы төзәтү колониясенең «Тәүбә» мәчетендә тоткыннар белән аралашты. Ул аларга вәгазь сөйләде, үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм җәзага тартылган мөселманнарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Иректән мәхрүм ителүчеләрне аеруча гыйбадәт тәртипләре һәм тәүбә кылу белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.

Колония мәчетенә даими рәвештә 25ләп мөселман йөри. Биредә алар намаз һәм Коръән укый. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев атнасына ике тапкыр колониядәге тоткыннар белән очраша, аларга вәгазьләр сөйли һәм рухи әңгәмәләр алып бара.

Колониядә тоткын мөселманнар белән очрашудан соң, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин район администрациясе бинасында Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев белән очрашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя.

Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net