World News

Лаеш районында 20,5 миллиард сумлык логистика технопаркы төзелә

Лаеш районында 20,5 миллиард сумлык логистика технопаркы төзелә

Лаеш районында тугыз зур корпусы булган логистика технопаркы барлыкка киләчәк. Проектның бәясе 20,5 миллиард сум, дип хәбәр итә Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы.

Бу инвестиция килешүен бүген агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм «ИН Парк – Казань» генераль директоры Константин Антонов имзалады. Шулай ук чарада Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.

Яңа мәйданчыкта А класслы тугыз корпус була, аларның һәрберсенең мәйданы 50-55 мең квадрат метрны тәшкил итә. Алар логистика комплекслары һәм кече, урта һәм зур бизнес өчен Light Industrial форматындагы җитештерү урнаштыру өчен исәпләнгән.

Җитештерү логистика технопаркы төзелеше буенча планнар турында әле узган елның августында ук билгеле булган иде. Яңа объект районда 10 мең эш урыны булдырачак дип хәбәр ителде. Ул вакытта проектының инвесторы башка иде.

Читайте на 123ru.net