World News

М12 трассасын Төмәнгә кадәр 2025 елда сузачаклар

«Көнчыгыш» М12 трассасын Екатеринбургтан Төмәнгә кадәр киләсе елда сузачаклар. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

«Без Екатеринбургтан Төмәнгә барабыз. Бу 2025 еллар», – диде ул.

Марат Хөснуллин әйткәнчә, алга таба трассаны Омскига кадәр салачаклар, шәһәрне һәм Төмәнне урап узу юллары төзү планлаштырыла. «Бу безнең юл төзелеше планнарында бар», – диде ул.

Искәртеп үтик, трассаның Мәскәүдән Казанга кадәр өлешен узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин катнашында ачтылар. Соңыннан магистральне Екатеринбургка һәм Төмәнгә кадәр озынайту карары кабул ителде.

  • «Көнчыгыш» М12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург – Төмән юлы төзелеше «Транспорт инфраструктурасы модернизациясе» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Читайте на 123ru.net