World News

Олег Морозов: Сәясәттә сатлыкҗаннарны разведкага алмыйлар

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов бүген Казанда «ПолитЗавод» республика проектында катнашучылар белән очрашты. Активистлар кызыксындырган сорауларын бирде, сәяси өлкәдә эшләү буенча киңәшләр алды. Очрашуны «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе оештырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Сәясәтче өчен тәҗрибә – эштәге иң әһәмиятле коралларның берсе. Әлбәттә, бу теләсә кайсы һөнәр өчен мөһим, әмма сәясәтче өчен аеруча. Чөнки сәяси тәҗрибә ул – гомер буе туплана һәм аны гамәлдә актив кулланасың. Ә тәҗрибәсез булсаң күп хаталар кылына. Тәҗрибәне китаптан, дәреслектән генә алып булмый. Бу син үз кулларың белән тота ала торган нәрсә», – диде Дәүләт Думасының Контроль буенча комитеты рәисе.

Аның сүзләренчә, сәясәтче өчен мөһим сыйфатлар – кешеләргә, шул исәптән оппонентларыңа да карата намуслылык, гаделлек. «Сәясәт – бик нечкә нәрсә. Әгәр син сәясәттә берәр кайчан кемне дә булса сатасың икән, синең маңгаеңа – хыянәтче дип язылган булачак. Әгәр сәясәттә алдыйсың икән, бигрәк тә халыкны алдасаң – сине кичермәячәкләр», – диде парламентарий.

Депутат фикеренчә, «сугышу» – сәясәтченең башка барлык мөмкинлекләрне сарыф иткәннән соң куллана торган иң түбән эше.

Читайте на 123ru.net