World News

Зәй игенчеләре уракка төште

Зәй игенчеләре уракка төште

Зәй районы аграрийлары республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште. Механизаторлар, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культураларны суктыру бурычы тора, дип яза «Зәй-информ» сайты.

«Аллаһка тапшырып, быелгы икмәкне җыюга керештек. Узган атнада гына авыл хуҗалыгы техникасы, комбайннарның мөһим чорга әзерлеген тикшерү максатында «комбайннар парады» үткәргән идек. Анда белгечләребез бөртеклеләрнең дымлылыгын да тикшерде. Ул вакытта дымлылык 32 процент чамасы күрсәтте. Ә хәзер инде бу күрсәткеч 17 процент тәшкил итә. Бу башакларның тулысынча өлгергәнлеге турында сөйли», — диде район башлыгы Разиф Кәримов «Урак-2024»кә хәер-фатыйха биреп.

Бу көннәрдә элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесенең яңа уңышны кабул итәргә әзерлеген республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе тикшергән. «Алар да бу мөһим чорга тулысынча әзер. Механизатор-комбайнчыларга кызыксындыру чаралары уйланылган. Бер комбайнчыга хезмәт йөкләнеше бер мең гектар чамасы туры килә. Һава торышы урып-җыюга хәер-хаклы торганда, 40-45 көндә уракны тәмамлау фаразлана. Ә тулаем җыем 150 мең тонна булыр дип өметләнәбез. Барлык ягулык-майлау материаллары, запас частьләрнең әзерлеге өчен инвесторыбызга рәхмәтле», — диде район башлыгы.

Быел район кырларында 60лап комбайн эшләве күздә тотыла, диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. Шуның 40ка якыны — агрофирмаларныкы, 10-11 комбайн «Союз-Агро«га карый, тагын 10лап комбайн — фермерларда.

Беренче булып «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары көзге бодай суктыруга кереште. «Восток» агрофирмасында уракка берәр көн соңрак чыгарга планлаштыралар, биредә кырларда яңгырлар явып үтте. Көзге бодай басулары районда 17,5 мең гектар исәпләнә.

«Көзге бодайга һава торышы шартлары шактый кырыс торса да, алар бирешмәде. Көздән чәчелгән басулар коры булуы белән бер борчыса, иртә язда еш кына кырау төшү икенче тапкыр борчуга салды. Алай да югары агротехник чараларны дөрес куллану нәтиҗәсендә игеннәр күкрәп үсте. Менә бу басудан уртача уңышны гектарыннан 50 центнер чамасы чыгар дип исәплибез», — диде «Зәй» агрофирмасы баш агрономы Олег Умнов.

Читайте на 123ru.net