Татарстанда көчле җил көтелә һәм +30 градуска кадәр җылы булачак
![Татарстанда көчле җил көтелә һәм +30 градуска кадәр җылы булачак](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/7/16/e341842ec26eb864df771f11e51e3e41.jpg)
Чәршәмбе, 17 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 12-17 градус тәшкил итсә, көндез 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк» Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атнаның икенче яртысында республикада һава торышының бозылуы, шул исәптән яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.