World News

Теләче районында «Кеше китә – җыры кала» телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады

Теләче районының Карачтау авылында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Кеше китә – җыры кала» телесериалының икенче өлеше төшерелә башлады. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.

Анда республика театрларыннан чакырылган артистлар, массакүләм күренешләрдә Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә бик күп райондашлар, балалар катнаша.

Фильмның режиссеры – Александр Далматов. Проектны төшерүдә «Хыял» продюсерлык үзәге катнаша. Фильмның премьерасы 2025 елның гыйнварында булачак.

Сериалның беренче өлеше май аенда төшерелгән иде. Ул вакытта да съемкаларда Әкълимә ханым җитәкчелегендә Карачтау, Караширмә, Тиләҗе авыллары халкы (башлыча «Миләшкәй» фольклор ансамбле әгъзалары), балалар бик актив катнашкан иде.

15 июльдә артистлар, массакүләм күренешләрдә катнашучылар сугышка озату күренешендә төште. Бу көнне төшерү мәйданчыгында өлкән буын артистлардан – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры артисткасы, республикабызның халык артисты Венера Нигъмәтуллинаны, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, Россиянең, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовны, шушы ук театр артисты, яшь буын вәкиле, якташыбыз Айдар Фәтхрахманов, урта буын артистлардан Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия артистларын – Мәрьям Йосыпованы, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевны, Ләйсән Рәхимованы, Миләүшә Шәйхетдинованы, Алсу Каюмованы, Эмиль Талиповны күрергә була иде. Массакүләм күренешләрдә Казан театр көллиятенең чыгарылыш курс студентлары да актив катнашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net