World News

Миңнеханов: Квадроцикл яки скутерга утырган бала үзенә дә, башкаларга да куркыныч тудыра

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ата-аналарга җәен юлларда аварияләр артуын искәртте. Юл һәлакәтләре арасында авыр нәтиҗәләргә китергәннәре дә бар, алар 18 яше тулмаган үсмерләр гаебе белән килеп чыккан.

«Алар өчен җаваплылык – безнең кулларда! Хәтта куркыныч юк кебек тоелган урыннарда да үсмерләр һәм балаларга транспорт белән контрольсез идарә итәргә рөхсәт итү ярамый», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ул билгеләп үткәнчә, квадроцикл, питбайк, скутерга (һ.б.) утырган бала үзенә дә, тирә-яктагыларга да куркыныч тудыра. Миңнеханов искәрткәнчә, мондый транспорт – «балалар уенчыгы түгел».

Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Юкса, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, күптән түгел Казанда бер велосипедчы җиңел машина белән бәрелешкәннән соң хастаханәгә эләккән.

Читайте на 123ru.net