World News

Алабугадагы арт-симпозиумга Россия, Кытай һәм Төркиядән рәссамнар җыелды

Алабугадагы арт-симпозиумга Россия, Кытай һәм Төркиядән рәссамнар җыелды

Алабугада заманча сәнгать буенча ХIХ Халыкара арт-симпозиум башланды. Чарада Россия, Беларусь, Кытай һәм Төркиядән 37 рәссам (шуларның унөче – беренче тапкыр) катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россияне 14 субъекттан һәм 19 шәһәрдән рәссамнар тәкъдим итә, шул ук вакытта катнашучыларның статусы шактый югары – алар арасында атказанган сәнгать эшлеклеләре, Россиянең атказанган рәссамнары һәм Татарстанның халык рәссамнары бар.

Кичә, шәһәрнең истәлекле урыннары һәм музейлары белән танышканнан соң, рәссамнар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда җыелды, анда заманча сәнгать буенча ХIХ Халыкара арт-симпозиумны тантаналы төстә ачып җибәргән дусларча очрашу булды.

Тантаналы ачылышта рәссамнар бер-берсе белән танышты һәм иҗади процессның алдагы 10 көненә үз планнары хакында фикер алышты. Аларны кайнар эмаль техникасы, традицион төрек эбру кәгазендә ксилография буенча мастер-класслар, шулай ук Төркиядән килгән сәнгать белгече Исмаил Эрдоган катнашында түгәрәк өстәл көтә.

Моннан тыш, рәссамнар «Озын-озак балачак» темасына үз шедеврларын тудырачак.

Быел симпозиум Россиядә Гаилә елына багышланган һәм 15-25 июльдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.

Читайте на 123ru.net