World News

Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы илчесе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы илчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы илчесе Сергей Вакунов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында җитәкчеләр Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлек, мәдәни, икътисадый проектлар турында фикер алыштылар. Милли Шура рәисе Сергей Вакуновка Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм оешма тарафыннан оештырылып килүче проектлар турында сөйләде. Шулай ук җитәкчеләр киләчәктә ике арадагы хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында да фикер алыштылар.

Читайте на 123ru.net