World News

Буадан контрактникларның яңа төркемен хәрби хезмәткә озаттылар

Буадан контрактникларның яңа төркемен хәрби хезмәткә озаттылар

Иртән иртүк Буа районы хәрби комиссариаты янында Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән төрле яшьтәге берничә ир-ат җыелды.

Ватан сакчыларын хәрби хезмәткә озатырга туганнары һәм якыннары, контрактниклар эшләгән оешмаларның вәкилләре килгән. Алар арасында Буа элеваторы генераль директоры Газинур Хәкимов та бар иде – ул бүген дә үз хезмәткәре Тимурны зур горурлык белән озатты.

«Бөтен коллектив белән хезмәткәребезне озатабыз, вәгъдә иткәнемчә, бер тапкыр бирелә торган 150 мең сумны тапшырдым, гаиләсенә һичшиксез ярдәм күрсәтәчәкбез, менә бүген ашлык илтәбез, аларның терлекләре бик күп», - дип белдерде Хәкимов.

Бүген хәрби комиссариатта дүрт контрактникны озаттылар, аларның икесе «Батыр» исемле батальонында хезмәт итәчәк. Ел башыннан бирле районнан контракт төзегән 50дән артык ир-ат махсус хәрби операция зонасына киткән.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net