World News

«Метеор» Татарстанда товарлар һәм хезмәтләр бәйгесендә иң яхшылардан берсе булды

03830 «Муса Җәлил» проектындагы «Метеор-2020» елга пассажир судносы һәм К5 (КАМАЗ) буынындагы авыр үзбушаткычлар семьялыгы «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесендә лауреатларның берсе булды.

Эксперт комиссияләре эше нәтиҗәләре буенча бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан 164 лауреат, I дәрәҗәдәге 155 дипломант һәм II дәрәҗәдәге 96 дипломантны раслау турында карар кабул ителде. Тулы исемлек белән «ЦСМ Татарстан» федераль бюджет учреждениесе сайтында танышырга мөмкин.

Бәйге традицион рәвештә «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать һөнәрчелеге» номинацияләре буенча үткәрелде.

Быел ярышта 213 товар җитештерүче катнашты, алар бәйгегә 432 исемдәге продукция һәм хезмәтләр тәкъдим итте. Зур компанияләр белән беррәттән, конкурста кече һәм урта бизнес вәкилләре дә катнашты. Аларның күбесе бәйге мәйданчыгын үзең хакында белдерү алымы буларак кына түгел, ә партнерлар табу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны буларак та кабул итә.

Искәртеп узабыз, хәзер «Россиянең 100 иң яхшы товары» программасының федераль этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Читайте на 123ru.net