World News

Ел башыннан бирле Татарстан бюджетына акцизлардан 21,1 миллиард сум акча килгән

2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан бюджетына акцизлардан 21,1 миллиард сум акча килгән. Бу – пландагы күрсәткечнең 49,1 проценты, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы.

Биредә нефть продуктларына акцизлар (10,1 миллиард сум) иң зур өлешне алып тора. Сырага акцизлар (6,7 миллиард) – икенче, күчемле милек һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына килгән акцизлар (2,4 миллиард) – өченче, югарыда аталган чорда алкогольгә акцизлар (1,9 миллиард) – дүртенче урында.

Искәртеп узабыз, нефть продуктларына акцизлардан алынган керем юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Элегрәк 2023 елның 10 аенда Татарстан бюджетына акцизлардан 34,7 миллиард сум акча керүе хакында хәбәр ителгән иде.

Читайте на 123ru.net