World News

Татарстанга яшен, боз һәм давыллы җил килә

Татарстанга яшен, боз һәм давыллы җил килә

Бүген һәм иртәгә, 17 һәм 18 июльдә, Татарстанда һава шартлары янәдән начарланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Чәршәмбе кичендә республикада урыны белән яшен көтелә (пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә дә дәвам итәчәк). Шулай ук чәршәмбе кичендә җилнең секундына 15-20 метр, ә көндезге сәгатьләрдә урыны белән 23 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

Моннан тыш, тәүлекнең якты вакытында аерым районнарда боз явуы ихтимал. Казанда исә яшен һәм җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

  • Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлек белән исүче җил каты, 17,2-20,7 метр тизлек белән исүчесе бик каты, ә 20,8-24,4 метр тизлек белән исүчесе давыллы дип атала. Моңарчы «Татар-информ» атнаның икенче яртысында республикада һава торышының начараюы, шул исәптән яшен һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә, дип хәбәр итте.

Читайте на 123ru.net