World News

Васил Шәйхразыев Кыргызстанның Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә. Биредә ул Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Алар Бишкәк шәһәрендәге чаралар турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр, диелә хәбәрдә.

  • 2023 елда Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров Указга кул куйды. Аның нигезендә Эрик Бейшембиев Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе территорияләрен үз эченә алган Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы итеп билгеләнде.

Читайте на 123ru.net