World News

Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елда Татарстанда сигез мәктәп төзеләчәге турында сөйләде

2024 елда Татарстанда 8,5 мең урынлы сигез яңа мәктәп сафка бастырыла, булганнарына өч янкорма төзелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү Президент программаларын гамәлгә ашыру буенча федераль штаб утырышында шулай дип белдерде.

Партиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан төзелә һәм яңартыла торган объектларның әзерлек дәрәҗәсе югары булган төбәкләр арасында билгеләп үтелгән. «Татарстанны уңай яктан билгеләп үттеләр, бу чыннан да шулай. Безнең өчен бу – өстенлекле эш юнәлеше, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре шуның белән шөгыльләнә, партия контроле дә алып барыла», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул яңа белем бирү учреждениеләре төзү һәм яңартуга федераль акча бүлеп биргән өчен Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка рәхмәт белдерде. Төбәк программалары кысасында да шактый эш башкарыла: мәктәп ашханәләре, бассейннар, спорт заллары ремонтлана.

«1 сентябрьгә һәм бер өлеше ел ахырына кадәр планлаштырылган барлык эшләр дә уңышлы тәмамланыр дип ышанам», - диде партиянең төбәк бүлеге секретаре.

Аның мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә 14 меңнән артык кеше – мәктәпне, 43 мең укучы IX сыйныфны тәмамлый. 1 сентябрьдә 55 мең бала беренче сыйныфка барачак.

Читайте на 123ru.net