World News

Татарстанлыларга быел мобиль кушымта аша бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Татарстанда «Бушлай юридик ярдәм» цифрлы проекты буенча эш алып барыла. Инде 2024 елның икенче яртысында Татарстан халкы «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» мобиль кушымтасы ярдәмендә юристлардан консультацияләр ала алачак, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомствода искәртүләренчә, Татарстанда 300 меңнән артык кеше бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия. Аннан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен республикада мондый ярдәмне күрсәтү формалары эзлекле рәвештә киңәйтелә.

Бүген Татарстанның Юстиция министрлыгы, ТР Дәүләт юридик бюросы һәм «Социаль карта» акционерлык җәмгыяте «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» мобиль кушымтасында цифрлы сервис булдыру турында килешү имзалады.

Белгечкә мөрәҗәгать итү өчен кулланучы «Сервислар» өстәмә битенә керергә һәм телефон, электрон почта яисә кирәкле юлларны тутырып мөрәҗәгать язу кебек элемтә ысулларның берсен сайларга тиеш.

«Сервис кушымтаның барлык кулланучыларына бушлай юридик ярдәм турында мәгълүматны җиткерергә һәм шул ук вакытта Дәүләт юридик бюросына хокукый мәсьәлә белән электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин. – Гражданинның нинди дә булса сораулары калган очракта, ул кушымта аша безнең белән – Юстиция министрлыгы белән дә элемтәгә керә алачак».

Читайте на 123ru.net