World News

Ркаил Зәйдулла: Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар һәрвакыт алгы сафка чыккан

Ркаил Зәйдулла: Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар һәрвакыт алгы сафка чыккан

Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла татар матбугатында күпчелек хатын-кызлар эшләүгә карашын белдерде. «Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар һәрвакыт алгы сафка чыккан», – диде ул «Идел» журналының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында.

Ркаил Зәйдулла 20 ел «Идел» журналында эшләгән. Язучы ул чорларда редакцияләрдә күпчелек ир-атлар булуын искә алды. Хәзер матбугатта хатын-кызлар эшләве – сыйфатның начараюы түгеллеген дә искәртте. «Ләкин Аллаһы Тәгалә хатын-кызны хатын-кыз итеп, ир-атны ир-ат итеп яраткан икән, монда яшәү рәвешендә дә, язуда да аермалыклар бар. Һәрбер нәрсә баланстан тора», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Милләткә авыр вакытта хатын-кызлар һәрвакыт алгы сафка чыккан. Күрәсең, безнең хәзер дә шундый вакыттыр. Бу әдәбиятта гына түгел, бөтен өлкәдә дә шулай. Ир-атлар, күрәсең, хатын-кызларның нәзакәтле җилкәсе артына качып торырга ярата. Минемчә, заманалар авыр, безнең татар җырындагыча. Ирләрнең дә әле алгы сафларга чыгар көннәре алда. Чыкмасалар, хатын-кызлар аларны үзләре артларына тибеп, алга чыгарырлар дигән өмет бар», – дип сөйләде ул.

  • «Идел» журналы 35 еллыгы уңаеннан журналда эшләгән шәхесләрне җыйды

Читайте на 123ru.net