World News

Зилә Вәлиева «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсендә: Гаиләнең уникаль дөнья булуын аңлыйбыз

Зилә Вәлиева «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсендә: Гаиләнең уникаль дөнья булуын аңлыйбыз

Татарстан Республикасы Милли сәнгать галереясендә «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

«Гаилә елы башыннан республикада бик күп чаралар узды. Гаилә турында чиксез озак сөйләп булуын аңлыйбыз. Чыгышлар вакытында без «гаиләдәге кыйммәтләр» төшенчәсен кулланабыз. Бу эшләрне күргәч, гаиләләр белән очрашкач, гаиләнең ни дәрәҗәдә уникаль дөнья булуын аңлыйбыз. Зур һөнәр ияләре дә беренче адымнарын гаиләдә ясый. Бик күп әйбер гаиләдә саклана, буыннан-буынга күчә. Бик җылы күргәзмә», - дип сөйләде ул.

Экспозиция гаилә, нәсел һәм татарларның туй йолаларына багышлана. Күргәзмәнең идеясе – XIX–XX гасыр чигендәге татар гаиләләренең мохитен, туй йолаларын күрсәтү. Проект Татарстан Рәисе гранты хисабына тормышка ашырыла.

Милли сәнгать галереясе директоры Рузалия Нургалиева аңлатканча, бу проект күргәзмә белән генә чикләнми. «Без бу күргәзмәне илһамланып эшләдек. Проектыбыз Гаилә елына багышлана, ул өч өлештән тора. Халык иҗаты буенча осталык дәресләре һәм сәнгать белгечләреннән лекцияләр булачак. Проект кысаларында безнең белгечләр төркеме авылларга экспедициягә чыгып китә», - дип сөйләде ул.

ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов быел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы булуын да ассызыклады. «Минем өчен гаилә изге төшенчә. Ата-анага, милли мираска хөрмәт белән карарга кирәк. Байлыкларыбыз буыннан-буынга күчәргә тиеш», – дип әйтте ул.

КФУның Лобачевский исемендәге китапханәсе директоры урынбасары Эльмира Әмирханова күргәзмәгә тәкъдим иткән язмалар һәм фотолар турында әйтеп узды. «Без хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер. Бездә китаплар, кулъязмалар, фотолар бар. Безнең фондтан алынган фотоларны күрү сөендерә. «Шура» журналындагы мәкаләне тәкъдим иттек. Анда гаилә, никах мәсьәләләре күтәрелә», - диде ул.

«Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе ике өлештән тора. Бер залда туйга әзерләнү (димләү, ярәшү, бүләкләр бирешү, бирнә әзерләү) үзенчәлекләре, ә икенчесендә туй йоласы («кыз елату» йоласы, никах уку, туй табыны) күрсәтелә.

Дәүләт сынлы сәнгать музееның гыйльми сәркатибе Гөлнара Мансурова күргәзмәне әзерләүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Һәрберебез бу проектта катнашуга шат идек. Хезмәткәрләр үзләренең шәхси әйберләрен дә алып килде. Бу проектның асылы – гаилә коруның мөһим һәм җаваплы адым булуын күрсәтү. Йөз ел элек тә шулай булган. Бу эшкә җаваплы караганнар, нык әзерләгәннәр. Кыз балага 40 көн тулуга бирнә әзерли башлаганнар. Күргәзмә безне нык рухландырды», - диде ул.

  • «Нәсел. Нигез. Йола» күргәзмәсе 2024 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итә.

Читайте на 123ru.net