World News

Татарстан гаиләләр өчен торакны гамәлгә кертү буенча регионнар бишлегенә керде

Гыйнвар аеннан июнь аена кадәр Татарстанда гаиләләр өчен 243 мең квадрат метрдан артык торак гамәлгә кертелгән. Бу ил буенча дүртенче урын, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Вице-премьер Марат Хөснуллин мәгълүматлары буенча, «ДОМ.РФ» катнашында ел башыннан 39 төбәктә 57 мең гаилә өчен 2,85 миллион квадрат метрдан артык торак тапшырылган. Йортлар оешманың проект финанславыннан, инфраструктура облигацияләреннән файдаланып, шулай ук әйләнешкә кертелгән һәм аукционнар аша инвесторларга тапшырылган участокларда төзелгән.

Федерация субъектлары арасында Санкт-Петербург лидер булды (анда гыйнвар аеннан июнь аена кадәр 397 мең квадрат метр тирәсе торак тапшырылган), икенче урында — Төмән өлкәсе (342 мең). Өчлекне 303 меңнән артык «квадрат» күрсәткеч белән Мәскәү йомгаклады, ә бишенче урынны Краснодар крае яулады (якынча 180 мең).

Марат Хөснуллин сүзләренчә, хәзер Россиядә җирләрне җәлеп итү һәм нәтиҗәле файдалану буенча эш дәвам итә.

  • Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин указы белән илдә Гаилә елы игълан ителде.

Читайте на 123ru.net