World News

Татарстанда 1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачыла

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак. Моннан тыш, булган мәктәпләр өчен 1 245 урынга исәпләнгән 3 өстәмә корпус ачылачак. Быел әле тагын бер мәктәп өчен 375 урынга 1 өстәмә корпус сафка бастырылыр дип көтелә.

2024 елда республика бюджеты хисабына 2 200 урынга 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше планлаштырыла. Яңа уку елы башына – 1560 урынга 7 балалар бакчасы, ә ел азагына 560 урынга тагын 2 бакча ачылырга тиеш. 2025 елга кадәр Апас районы үзәгендә 80 урынга балалар бакчасын төзеп бетерәчәкләр. Андагы эшләр график буенча бара.

Быел ремонт эшләре 183 мәгариф объектын колачлый, шул исәптән: - мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы буенча – 6 гомуми белем бирү объекты; - авыл мәктәпләре спорт залларына капиталь ремонт ясау федераль программасы кысаларында – 2 гомуми белем бирү объекты; - республиканың капиталь ремонт программасы хисабына – 63 белем бирү оешмасы биналары; - республика мәктәпләренең азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә – 94 объект.

Шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары уку корпусларына – 4 объектка, һәм һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларына – 14 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк.

Бүгенге көндә капиталь ремонт алып барыла торган объектлар әзер диярлек. Бөтен эшләр вакытында төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителә. Алар яңа 2024/2025 уку елында ишекләрен ачачак. Әлеге эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешен тәэмин итү максатын тоткан «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек унлап юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануы турында игълан итте.

Читайте на 123ru.net