World News

Дәүләт Думасында пляжларда алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында пляжлардан 500 метр ераклыкта алкоголь сатуны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу хакта парламентарий Солтан Хамзаевка («Бердәм Россия») сылтама белән РИА Новости яза.

Ул кайбер россиялеләрнең пляжларда исерек килеш ял итүен әйтте. Югары температура, кояш һәм «кеше организмындагы өстәмә градуслар» сәламәтлек өчен гаять зур куркыныч тудыра, диде ул.

Нәкъ шуңа күрә Дәүләт Думасында пляжларда, шулай ук шундый ял урыннары янында алкоголь сатуны тыярга телиләр.

Сүз алкогольнең барлык төрләрен, шул исәптән сыра сатуны тыю турында да бара.

Шулай ук депутат әйткәнчә, Россия законнары буенча илдә җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрергә ярамый. шул ук вакытта мондый җирләрдә алкоголь сатуны рөхсәт итү бу законга каршы килә, диде Хамзаев.

Читайте на 123ru.net