World News

Актаныш районының Иске Сәфәр авылында төбәкара гармунчылар фестивале узды

Актаныш районының Иске Сәфәр авылында төбәкара гармунчылар фестивале узды

Бүген Актаныш районының Иске Сәфәр авылында «Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивале уза. Авылның Сабантуй мәйданына Казан шәһәреннән, республиканың Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Ютазы, Сарман, Ютазы, Түбән Кама, күрше Башкортостанның Октябрьск, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән гармунчы- осталар җыелды. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.

«Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивален бөтен татар дөньясына танылган «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле башлап җибәрде. Әлеге ансамбльнең оешып китүе фестивальнең тарихы белән тыгыз бәйле. Фестиваль районыбызда өченче тапкыр уза, беренчесе Актанышта, икенчесе Чөгәнә авылында үтте, өченче фестиваль Иске Сәфәрне гармунчылар авылына әйләндерде.

«Безнең мәдәният йорты «Татнефть»нең грант конкурсында җиңеп чыкты, конкурс проектында бүгенге фестиваль дә бар иде. Шушы грант ярдәмендә без фестивальне үткәрәбез»,- диде гармун бәйрәменә нигез салган Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Харунов.

«Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивалендә катнашу өчен оештыру комитетына 210 гариза җибәргәннәр. Ульяновск, Нижневартовск, Пенза якларыннан да гармунчылар ярышында көчләрен сынап карарга теләүчеләр булган. Менә шулай төрле якларга сибелгән татарларны бер мәйданга туплаучы бәйрәм дә әле ул фестиваль!

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов фестивальне ачу тантанасында гармунның элек-электән гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклаучы уен коралы булуын, ә бүгенге гармунны олылау чарасының туган телебезне, милли моңнарыбызны сакларга, белергә этәргеч ясавын да билгеләп үтте. Оештыручыларга әлеге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов фестиваль кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

«Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара гармунчылар фестивале сәхнәсен якташлар Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзләренең җырлары белән бизәде.

Фестивальнең иң югары ноктасы, «Гармун тартыш» бәйгесе. Мәртәбәле жюри каршында фестивальгә килгән һәркем сәләтен күрсәтә, алар арасында төрле номинацияләрдә урыннар чыгарылачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net