World News

Теләче районында Чалгы ярышы узачак

Теләче районында Чалгы ярышы узачак

27 июль көнне Теләче районының Баландыш авылында узачак «Блогерлар Сабан туе +Түгәрәк уен» фольклор бәйрәмендә районның иң оста чалгычылары катнашында икенче тапкыр «Чалгы ярышы» узачак. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.

Программада себерке бәйләү, утын кисү, зур печән кибәне тәгәрәтү кебек ярышлар, җыр-бию һәм кызыклы уеннар каралган. Бәйрәмнең махсус кунаклары: татар блогерлары, Алмаз Хәмзин, Айгөл Нәбиуллина, Айдар Рәкипов һәм Гүзәл Гәрәфиева.

Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.

Читайте на 123ru.net