World News

Чаллы кызы авыр атлетика буенча беренчелекне яулады

Чаллы кызы авыр атлетика буенча беренчелекне яулады

Новосибирск өлкәсендә авыр атлетика буенча Россия чемпионаты старт алды. Биредә Россиянең 65 төбәгеннән булган 300гә якын спортчы катнаша. 45 кг га кадәр авырлык категориясендә алтынны Чаллыдан Регина Шәйдуллина яулады.

Татарстан җыелма командасына шулай ук алтын медальне Зөлфәт Гәрәев китерде. Ул 73 кг га кадәр авырлык категориясендә ир-атлар арасында чемпион исемен яулады.

Спортчылар Чаллы педагогия университетының физик культура һәм спорт факультетында укый, диелә хәбәрдәю

Читайте на 123ru.net