World News

Татарстанда яңгыр көтелә, һава температурасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк

Бүген, 21 июльдә, Татарстанда җылы, әмма дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр ява, урыны белән, Казанны да кертеп, яшенле яңгыр көтелә.

Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил урыны белән – 14 метрга, ә яшен вакытында шул исәптән ТР башкаласында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез һава температурасы республикада +23..+28 градуска, Казанда +23..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Читайте на 123ru.net