World News

Питрәч районында сериал төшерәләр, аны 2025 елның башында күрсәтәчәкләр

Питрәч районында сериал төшерәләр, аны 2025 елның башында күрсәтәчәкләр

Питрәч районының Шәле һәм Әлбәдән авылларында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Кеше китә - җыры кала» сериалын төшерәләр.

Әлбәдән авылында сериалны хәрби-тарихи реконструкция фестивале үткәрелә торган мәйданчыкта төшерәләр, биредә күзәтү манарасы – каланча бар. Кинорежиссер Александр Долматов сүзләренчә, монда төп геройның абыйсы Шәйхи бабайның, халыкны янгыннан кисәтеп, набат кагуы турындагы күренеш төшерелә. Әлеге персонажны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов уйный.

Фото: © Люция Сиразиева тарафыннан тәкъдим ителде

Сериалга танылган артистларны гына түгел, җирле халыкны да җәлеп иткәннәр. Фильмда – 100гә якын театр актеры, ә массакүләм күренешләрдә 200гә якын кеше катнаша, шуларның 20гә якыны – Питрәч районында. Алар элеккеге еллардагы авыл тормышын яңадан торгызырга ярдәм итә.

Фото: © Люция Сиразиева тарафыннан тәкъдим ителде

Хатын-кызлар кырда эшли, балалар алар янында яланаяк йөгереп йөри. Режиссерга район җитәкчелеге булышкан, җирле мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм кулы сузган.

Сериал 2025 елның гыйнварында «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күрсәтеләчәк. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Барлыгы 20 серия булыр дип көтелә, әмма аларның саны артырга да мөмкин.

Читайте на 123ru.net