World News

Алексей Песошин җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты

Алексей Песошин җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәт йортында узган традицион киңәшмәдә республика муниципалитетлары башлыкларын алда торган җылылык сезонына әзерлек эшләрен көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, бүген республикада кышка әзерлек буенча гомуми күрсәткеч 62 процент тәшкил итә.

Докладчы сүзләренчә, иң түбән динамика Минзәлә, Түбән Кама, Әгерҗе, Лениногорск һәм Чистай районнарында күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә, ул әлеге муниципалитет җитәкчеләрен «җылылык сезонына әзерлек эшләрен шәхси контрольгә алырга» кушты.

Министрны Алексей Песошин да хуплады. «Кыш әллә кайда тау артында түгел. Ул ел саен, көтмәгәндә килә», - дип искәртте ул.

«Әзерлек паспортлары, объектлар әзерлегенә бәйле мәсьәлә – тулысынча сезнең карамакта. 20 июльдә үтәлеш – 62 процент, бу – түбән», - дип сүзен төгәлләде Премьер-министр, муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Элегрәк, быелның май аенда, Песошин җылылык сезонына әзерлек эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кушкан иде.

Читайте на 123ru.net