World News

Татар китабы йортында Һади Такташка багышланган күргәзмә ачылачак

Татар китабы йортында Һади Такташка багышланган күргәзмә ачылачак

6 сентябрьдә Татар китабы йортында Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлаячак һәм берничә ай дәвам итәчәк.

Әлеге күргәзмә турында Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин игълан итте. Ул «Ачык университет»ның Татарстан Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә үткәрелгән «1930 елларның әдәби Казаны» экскурсиясен алып барды. Экскурсия Татар китабы йортында тәмамланды һәм аның мөдире анда узачак чараларга чакырды һәм күргәзмә турында да сөйләде.

«Без Һади Такташка багышлап, «Гасырлар һәм минутлар» исемле музей күргәзмәсе әзерлибез. Ул Милли музей фондында сакланган Һади Такташка бәйле экспонатлардан торачак», - дип аңлатты Айдар Шәйхин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Күргәзмәнең исеме үзенчәлекле әсәрдән алынды. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын Такташ Ленинның үлеменә багышлап язган. Ленинның үлеменә быел 100 ел, димәк, бу 100 ел элек язылган поэма. Әлбәттә, бу күргәзмә Ленин турында түгел, ул Такташ гомеренең гасырлары һәм минутлары турында», - дип өстәде ул.

Читайте на 123ru.net