World News

Владимир Путин «Зур тәнәфес» финалистларын сәламләде

Россия Президенты Владимир Путин 5-7 сыйныф укучылары һәм халыкара тректа катнашучылар өчен оештырылган «Зур тәнәфес» бөтенроссия конкурсы финалистларын сәламләде. Финал «Артек» халыкара балалар үзәгендә үтә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ул конкурсның популярлыгы елдан-ел арта баруы һәм хәзер проектның Россия төбәкләреннән 5-7 сыйныф укучыларын гына түгел, ә чит илләрдән килгән укучыларны да берләштерүенә чын күңелдән шат.

Владимир Путин «Зур тәнәфес»тә катнашуны төрле өлкәләрдә: фән, иҗат, IT, волонтерлык хәрәкәте һәм экология инициативаларында «үзеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек» дип атады. Президент сүзләренчә, конкурста катнашучылар командада эшләргә өйрәнә һәм яңа дуслар таба.

«Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр киләчәктә — укуда да, булачак һөнәрдә дә кирәк булыр, дип ышанам», — дип китерә дәүләт башлыгының сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.

Читайте на 123ru.net