World News

Әлмәттә «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды

Әлмәттә «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда яңартылган «БиблиоНефть» китапханәсе ачылды. Бу китапханәнең тарихы шәһәребез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аңа 1951 елда Бөгелмәдә нигез салына, аннары Әлмәткә күчерелә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Башта нефтьчеләр өчен китап саклау урыны буларак уйланылган китапханә вакыт узу белән мәдәни, фәнни һәм иҗтимагый тормышның чын үзәгенә әверелде. 90 нчы елларда җиңеп чыгарга туры килгән кыенлыкларга карамастан, китапханә 2003 елда яңадан үз эшен башлап җибәрде.

«Татнефть» хәйрия фонды, «Таграс» холдингы һәм район башкарма комитеты ярдәме белән ул яңартылды. Тантаналы ачылышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

«Хәзерге заманда китапханә-белем туплау һәм саклау урыны гына түгел, ә мәдәниятне үстерү мәйданчыгы да. Яңартылган китапханәне ачу-ул ремонт кына түгел, ә бөтенләй яңа, заманча киңлек булдыру», - дип сөйләде район башлыгы.

«БиблиоНефть» креатив киңлеге — заманча күп функцияле үзәк, анда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә үз идеяләрен бертигез уңыш белән тормышка ашыра алачак. Монда кызыклы һәм файдалы вакыт үткәрү өчен барысы да бар: тайм-кафе, уен зонасы, проекторий, проект офисы һәм заманча уку залы-коворкинг.

Читайте на 123ru.net