World News

Алексеевск-Әлмәт трассасын төзү өчен Татарстанда 22 җир кишәрлеге алыначак

Алексеевск-Әлмәт трассасын төзү өчен Татарстанда 22 җир кишәрлеге алыначак

Тиз йөрешле түләүле Алексеевск-Әлмәт трассасын төзү өчен Татарстанның Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында урнашкан гомуми мәйданы 14 422 квадрат метрны тәшкил иткән 22 җир кишәрлеге алыначак. Алар В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыятенең милке булып тора. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Татнефть» дүрт участокны арендалап тора, ә калганнары — аның милке. Алар «төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлын урнаштыру максатларыннан» алыначак. Бу җирләрдә урнашкан объектларның карар кушымтасында санап үтелгән уналтысы алына алмый.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 30 көн эчендә аренданы туктату һәм түләүләр күләмен билгеләгәннән соң кишәрлекләрне алу турында килешүләр әзерләргә кирәк.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәле (М7) — Баулы (М5) юлы кысаларында төзелә торган 145 чакрым озынлыктагы Алексеевск — Әлмәт тиз йөрешле трассасы буйлап йөреп карады һәм аның 70 проценттан артыгы төзелгәнлеге турында әйтте. Башта эшләрнең бәясе 83,6 миллиард сумга бәяләнгән була, аннары исә 102 миллиард сумга җитә. Быел бу эшләргә 22,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.

Соңрак РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин төзелүче Шәле (М7) — Баулы (М5) трассасы өстеннән очып узды. Аның сүзләренчә, трасса «Көнчыгыш» М12 магистралендә өстәмә трафикны тәэмин итәчәк.

Читайте на 123ru.net