World News

Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәр пляжларында гигиена нормалары бозылуы ачыкланды

Массакүләм ял итү урыннарында су сыйфатына даими контроль уздыру дәвам итә. Белгечләр микробиологик, санитар-химик, паразитологик һәм вирусологик күрсәткечләр буенча комплекслы тикшеренүләр үткәрә.

2024 елның 22 июленә булган мәгълүматларга караганда, гигиена нормалары бозылу очраклары ачыкланган. Микробиологик күрсәткечләр Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәр пляжларындагы стандартларга туры килми. Шул ук вакытта паразитологик, вирусологик һәм санитар-химик күрсәткечләр тикшерелгән барлык үрнәкләрдә дә норма кысаларында.

Анализларның нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмау сәбәпле җирле администрацияләр һәм җаваплы оешмаларга су коену тыелуы турында кисәтү билгеләре урнаштыру турында күрсәтмәләр җибәрелгән. Идарә катгый рәвештә гигиена нормативларына туры килми торган сулыкларда коенудан тыелырга киңәш итә.

Читайте на 123ru.net