World News

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Аэропортта Милли Шура рәисен Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов, Омск шәһәре «Ибир» (Себер) Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова каршы алды, диелә хәбәрдә.

Эш сәфәре кысаларында Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Усть-Ишем районының Әшеван, Әбәркүл, Тибенде, Олы Бүрән, Җәйләү авылларында булачак. Шулай ук Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак.

Читайте на 123ru.net