Яшел Үзәндәге «Татар авылы» музеенда бушлай мастер-класслар үткәреләчәк
![Яшел Үзәндәге «Татар авылы» музеенда бушлай мастер-класслар үткәреләчәк](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/24/08d136dd9cae53675df23f20ce5b508d.jpg)
Яшел Үзәндәге «Татар авылы» ачык һавадагы музеенда 2024 елның 1-10 августында «Көчле традицияләр» проектын гамәлгә ашыра. Бу хакт «Яшел Үзән» газетасы яза.
Проект кысаларында 7-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен чүлмәк, тимерчелек эше, калфак әзерләү буенча бушлай мастер-класслар үткәрә.
Барлык сораулар буенча 8(950) 311-93-27 телефоны аша Дамир Хәлим улына мөрәҗәгать итәргә була, диелә хәбәрдә.