World News

Кукмарада «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырдылар

Кукмараның ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тантаналы рәвештә Теләче районына тапшырдылар. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпованың сүзләренә караганда, Кукмарага әлеге капсула 16 июль көнне кайткан. Аңа кадәр ул Балтач районында булган.

«Капсуланы Зур Сәрдек авылында гомер итүче хөрмәтле Гөлфирә һәм Фәһим Әминовлар кабул итеп алды. Алар — безнең алтын юбилярлар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Казан Сабан туе вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да катнаштылар. Капсула бер атна дәвамында районда яшәүчеләрнең йөрәкләрен җылытып торды. Без шул уңайдан төрле чаралар үткәрдек: юбилярларны хөрмәтләдек, тантаналары рәвештә никахлар теркәдек. Бу гаиләләр башкаларга үрнәк булып яшәрләр дип ышанабыз», — диде ул.

Чарада катнашучыларны үзе дә күпбалалы әти, үрнәк гаилә башлыгы, район Башкарма комиты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде, гаиләләргә иминлек, сәламәтлек теләде.

Капсуланы Теләче районыннан килгән Айгөл һәм Гаяз Кәшәповларга Оштырма Юмьядан Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе тапшырды.

Рамазановлар — районда үрнәк гаиләләренең берсе. Алар, иңгә-иң куеп, 50 ел бергә гомер итәләр. Алтын юбилярлар Василий Николаевич белән Мария Михайловна икесе дә Иске Юмья авылында туганнар, бер урамда үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, хәтта бер парта артында утырганнар! Ләкин ике йөрәк арасында чын мәхәббәт яшь егет армиядән кайткач кына кабынган.

«Без зур гаилә булып дус-тату гомер итәбез. Үзебезнең милли традицияләрне саклап калырга һәм буыннан-буынга тапшырып барырга тырышабыз, гомуми милли һәм удмурт бәйрәмнәрен уздырабыз. Озак еллар бергә гомер итүнең әллә ни сере юк, бары тик тормыш иптәшеңне яратырга, бер тарафка карап яшәргә, вакытында юл куя белергә кирәк. Иргә дә, хатынга да бер-берсе янында рәхәт булырга тиеш», — диде Василий Николаевич.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнварда «Кадерлеләр-яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында Мәскәүдә Халыкара «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Россия йөрәге» гаилә учагын яндыру тантанасы узды. Ут Муромскиның Изге-Троицк монастыреннан кайтарылган. Гаилә уты белән бер капсула Казанга җибәрелгән. Ут инде республиканың егермедән артык районында булырга өлгергән, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net