World News

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак, анда «Кичке уен» бию-музыкаль тамашасы күрсәтеләчәк.

Программада — гадәттәгечә, баянчы көйләре, җырлар, биюләр белән заманча форматта кичә һәм «татар джемы». Чара уеннар белән дәвам итәчәк, анда кунаклар үзләренең бию осталыкларын күрсәтә алачак.

Кичәне Алия Мөхәммәтгалиева һәм Илфак Хафизов алып барачак. Музыка өчен күп уен кораллары уенчылары Ильяс Фәткуллин, Айдар Абдрахимов һәм Айдар Ниязов җавап бирәчәк. Хореографлар — Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янында көтәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары җәй буе һәр пәнҗешәмбе көнне узачак.

Читайте на 123ru.net